Бүген, 22 июнь, «Дуслык» ял һәм сәламәтләндерү лагереның 20 нче көне. — 22 июня 2026 г. в 19:25:19.269
Бүген, 22 июнь, «Дуслык» ял һәм сәламәтләндерү лагереның 20 нче көне. 🌸 Иртәбезне күңелле зарядка һәм тәмле иртәнге аш белән башладык. 🎗️ 🕯️ 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ менә шушы көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Лагерьда бу датага багышланган митинг үтте. Балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрне һәйкәлгә салдылар, сугышта һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары балалар спорт уеннарында көч сынаштылар, дусларча ярыштылар. 🏅 Файдалы төшке аштан соң безне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре оештырган иҗади остаханәләрдә катнаштык. Остаханәләр бик мавыктыргыч булды, балалар яңа күнекмәләр үзләштерде. Көн ахрында балалар өчен бүгенге тарихи дата карата кинолекторий узды. Бөек Ватан сугышында катнашкан нәни геройлар-балалар турында "Сестренка" фильмы карадык. Ахырдан балалар белән фильм буенча фикер алышу оештырылды. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

