Бүген "Оста-Саба" балалар иҗат үзәгендә "Оста-Саба" район чемпионатының "Чәчтарашханә с... — 24 сентября 2026 г. в 17:03:22.374
Бүген "Оста-Саба" балалар иҗат үзәгендә "Оста-Саба" район чемпионатының "Чәчтарашханә сәнгате" компетенцясе узды. Әлеге конкурста мәктәбебезнең 8Б сыйныф укучысы Гыйльманова Сәйдә (җитәкчесе Закарова Гөлсирә Рәшит кызы) һәм 6А сыйныф укучысы Каюмова Алия Дамир кызы (җитәкчесе Карымова Лидия Бадегетдин кызы) катнаштылар. Конкурс биремнәрен уңышлы үтәп Каюмова Алия 3 урынга, ә Гыйльманова Сәйдә катнашучы сертификатына ия булдылар. Яшь парикмахерларыбызны уңышлары белән котлыйбыз💐💐💐 Конкурсантларыбызга ярдәм иткән модель кызларыбыз Сабитова Алиягә һәм Мавлетова Әминәгә зур рәхмәт белдерәбез! #ИзминскаяСОШ #КомандаВоспитанияРТ #Профориентация