Йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре✨
Йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре✨ Укытучы — һәрберебезнең тормышында иң кадерле, иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Укучыларыбыз моны тагын бер кат исбатладылар! Алар Укытучылар көне уңаеннан әзерләгән концерт программасы — чын мәгънәсендә бүләккә тиң булды. Сәхнәдәге һәрбер чыгыш — ул мөгаллимнәргә булган тирән рәхмәтебез, ихтирамыбыз һәм яратуыбыз билгесе иде. Һәр иҗади чыгыш алып баручыларның матур һәм мәгънәле шигырьләре белән үрелеп барды.