20 октябрьдә бөтен дөнья Халыкара пешекчеләр көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан безнең мә...
20 октябрьдә бөтен дөнья Халыкара пешекчеләр көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан безнең мәктәбебезнең «Алдынгылар хәрәкәте» активы мәктәп ашханәсендә эшләүче оста куллы пешекчеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлады! Ашханәдәге һәр ризык — ул пешекчеләребезнең җылы куллары, осталыгы һәм игътибары белән әзерләнгән. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең көн саен тәмле, туклыклы һәм файдалы төшке ашлар ашыйбыз. Сезнең хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Бәйрәм уңаеннан укучылар пешекчеләргә үзләре ясаган матур открыткалар һәм теләкләрен тапшырдылар. Һәрвакыттагыча, ашханәбездә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кадерле пешекчеләребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади илһам һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Ризыкларыгыз һәрвакыт тәмле, ә күңелләрегез шат булсын! #ИзминскаяСОШ #Сабывдвижении #Движениепервыхрт