22 октябрь көнне 5 А сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү дәресендә кибеткә бардылар һәм...
22 октябрь көнне 5 А сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү дәресендә кибеткә бардылар һәм сатучы һөнәре белән таныштылар. Алар кибетнең ассортиментын күзәттеләр, товарларның төрлелеге белән кызыксындылар. Сатучы Римма апа үз һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләде, эш тәртибе, сатып алучылар белән аралашу серләре һәм кибеттәге хезмәт үзенчәлекләре белән уртаклашты. Укучылар сораулар бирделәр, кызыксындырган темалар буенча фикер алыштылар.