Безнең хезмәттәшебез – Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасында! — 7 сентября 2026 г. в 06:37:42.103
Безнең хезмәттәшебез – Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасында! 🔥Арча районының 124 предприятие һәм оешмасыннан 194 алдынгы хезмәткәр Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелде. Алар арасында мәгариф юнәлешендә районның 87 иң яхшы педагогик хезмәткәре билгеләнде, аларның исемнәре хәзер бөтен республика күләмендә рәсми рәвештә танылу алды. 💐Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасын бизәгән хөрмәтле укытучыларыбызның берсе – Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбенең директор урынбасары Энҗе Госман кызы Әхмәтҗанова. 🤝Аның һөнәри юлы – үз эшенә тугрылык һәм мәгариф өлкәсендәге югары осталык үрнәге. Күпъеллык намуслы хезмәте һәм укучыларының уңышлы нәтиҗәләре өчен ул югары танылуларга лаек булды: 📃ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы; 🎖️ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 📌Аның укучылары даими рәвештә предмет олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә муниципаль, республика дәрәҗәсендә призлы урыннар яулыйлар һәм җиңүче булалар. 🤝Чын күңелдән Әнҗе Госман кызын һәм барлык якташларыбызны лаеклы танылулары белән котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм туган як хакына яңа һөнәри җиңүләр телибез. 📌Үзегезне яки якыннарыгызны Электрон Мактау тактасында gordost.tatar.ru платформасында таба аласыз.

