✨️Кадыбаш мәктәбенең туган(татар) теле укытучысы — республика күләмендә җиңүче! — 18 июля 2026 г. в 11:25:27.102
✨️Кадыбаш мәктәбенең туган(татар) теле укытучысы — республика күләмендә җиңүче! ✨️Мәктәбебезнең туган (татар) теле укытучысы Расулева Элмира Рәис кызы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча педагогик хезмәткәрләр арасында узган республика конкурсында җиңү яулады! ✨️Бу казаныш — мөгаллимнең үз эшенә тугрылыгы, таланты һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр телибез!

