✨️«Иң газизләр!» акциясе✨️ — 28 сентября 2026 г. в 18:31:49.862
✨️«Иң газизләр!» акциясе✨️ 🍁«Вакыт безне бәйли» фотомарафоны 🍁 ✨ Иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе — Өлкәннәр көне уңаеннан, без — Кадыбаш мәктәбенең медиаүзәк әгъзалары, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе җитәкчелегендә «Иң газизләр» акциясен башлап җибәрәбез һәм сезне «Вакыт безне бәйли» фотомарафонында катнашырга чакырабыз. 🍁 Әби-бабаларыбыз — ул безнең терәгебез, иң яхшы истәлекләребез. Алар — безнең кулларыбызны җылыткан һәм хәзергә кадәр зирәк киңәшләре белән юл күрсәтүче кадерле кешеләребез. 📷 Һәрберебездә күңелне яктыртучы, җанга рәхәтлек бирүче истәлек фотолар бар. Акция-марафонның шартлары гади: ✅ Йөрәккә иң кадерле, әби-бабагыз белән төшкән яки аларның яшь чакларындагы фотосын табыгыз, шул ук позаны һәм атмосфераны кабатлагыз (яки әби-бабагызны хәзерге вакытта шул позада фотога төшерегез, яисә үзегез шулай ук төшегез) һәм шушы фотолардан коллаж ясагыз. ✅ Аны үз сәхифәгезгә урнаштырыгыз. ✅ Фото янына безнең афишаны өстәгез һәм #ИңГазизләр #Вакыт_безне_бәйли хештегларын куегыз. ✅ Комментарийларда үз геройларыгызны билгеләгез яки медиаүзәкнең шәхси хәбәрләренә юллагыз! Фотомарафон нәтиҗәләре буенча без, медиаүзәк әгъзалары, гомуми видеоролик монтажлаячакбыз. ✨ Бергәләп фотолардан җылы тасма ясыйк һәм якыннарыбызга иң ихлас сюрприз ясыйк: җылы хатирәләрен яңартыйк һәм никадәр яратуыбызны күрсәтик. 🤗 🍁Фотомарафон катнашучылары: ✅️Рәсим, Әмир Ситдиковлар кадерлеләре - Лилия, Асия әбиләре кочагында.🤗 ✅️ Зилә Гафарова яраткан әби-бабасы Гөлсинә ханым, Гыният абый белән.🤗 ханым, Гыният абый белән. ✅️Аделина Джумаева, Самир Жумаев һәм дәү әниләре Линия апа.🤗