Кайбыч мәктәбе яны лагере балалары Буа шэхэрендэ туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Б... — 10 июня 2026 г. в 04:10:56.390
Кайбыч мәктәбе яны лагере балалары Буа шэхэрендэ туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Балаларга табигать һәм археология залы буенча «Борынгы тарих» исеме астында музей дәрес тәкъдим ителде. Безнең җирлектә булган олы хайваннар, җир катламы төзелеше, археологик казыну эшләре турында укучылар тирәнтен мәгълүмат алдылар. Музей хезмәткәрләре хатын-кызлар киеп йөргән борынгы татар бизәнү әйберләре турында сөйләделәр. Кызлар көнкүреш куллану материалларыннан йөзек, беләзек, алкаларны бик кызыксынып карадылар. Музей хезмэткэрлэренэ зур рэхмэтлэребезне житкерэбез👍👍👍🙏🙏🙏

