Бүген "Нурлы кояш" мәктәп яны лагерендә балаларның соңгы ял итү көне иде һәм шул уңайда... — 20 июня 2026 г. в 08:14:18.259
Бүген "Нурлы кояш" мәктәп яны лагерендә балаларның соңгы ял итү көне иде һәм шул уңайдан лагерьнең ябылу тантанасы үткәрелде. Иртәнге аштан соң, балалар әйдаманнар җитәкчелегендә үз көчләре белән әзерләнгән "Бәхетле балачак" отчет концертында катнаштылар. Лагерьне ябу өчен тантаналы линейка оештырылды. Балалар элеге лагерьда хезмәт куйган барлык әйдаманнарга , лагерь җитәкчесе Кадирова Ф. Н. пешекче апалары Нигматуллина М. Х. хэм җыештыручы апалары Ахметшина Р. М. зур рәхмәтлэрен белдерделэр! Узлэренен жырларын, шигырьлэрен, биюлэрен булэк иттелэр. Матур булэклэр алдылар. Лотерея уены да балаларга бик ошады. Призлар, кучтэнэчлэр алып, шатланып таралыштылар.

