15нче июнь лагерь иртәсе физзарядкан башланды. Иртәнге аштан сон зур кызыксыну белән ки... — 17 июня 2026 г. в 04:43:44.441
15нче июнь лагерь иртәсе физзарядкан башланды. Иртәнге аштан сон зур кызыксыну белән кино карадылар. Кинодан соң, авыл китапханәсендә Рузинә апалары белән кызыклы очрашу булды. "Тукайны бергәләп укыйбыз" акциясе кысаларында Габдулла Тукай шигырьләрен татарча да, русча да бик яратып укыдылар балалар. Аннан соң авыл клубында төрле уеннар уйнадылар. Төшке тәмле аштан соң, "Табышмаклар иленә сәяхәт" булды. Аннан соң, лагерь ябылу көненә әзерлек эшләре алып барылды: шигырьләр бүлеп бирелде, җырланасы җырлар, биеләчәк биюләр турында сөйләштеләр. Гомумән, көн бик мавыктыргыч үтте. Бу көн дә балалар күңелендә онытылмаслык булып кереп калгандыр.

