Беренче зур уңыш — аттестатлар тапшыру кичәсе! — 29 июня 2026 г. в 14:17:50.785
Беренче зур уңыш — аттестатлар тапшыру кичәсе! Бүген мәктәбебезнең тарихында истәлекле көн: 9 нчы сыйныф укучылары үзләренең беренче җитди документларын — төп гомуми белем турындагы аттестатларын алдылар. Тугыз ел дәвамында мәктәп диварлары алар өчен икенче өйгә әйләнде. Дәресләр, кызыклы кичәләр, ярышлар һәм беренче дуслык — боларның барысы да хәтердә мәңге калыр. Укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар өчен бу — шатлыклы, шул ук вакытта бераз моңсу да мизгел. Кабатланмас мәктәп елларыгыз – Алар инде артта калалар. Очар кошлар кебек оягыздан Сез дә китәсез бит, балалар. Мәктәп сукмаклары артта кала, Көтә яңа юллар, калалар. Алда сезне олы сәфәр көтә, Юлыгыз уң булсын, балалар. Сикәлтәле тормыш сукмакларын Җиңел үтә сабыр, чыдамнар. Төрле чаклар булыр, бирешмәгез Язмыш җилләренә, балалар. Тормыш – сынау, гомер иткән чакта Сыната күрмәгез, балалар! Сез төзисе тормыш матур булсын, Бәхетле булыгыз, балалар! Саклый күрсен изге фәрештәләр Хәвеф-хәтәр, бәла-казадан, Начар иптәш, яман гадәтләрдән Саклана күрегез, балалар. Бәхетегез дә, язмыш юлыгыз да Үзегездән тора, балалар. Зур өметләр баглап озатабыз, Аклагыз сез аны, балалар! Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең һәркайсыгызның үз юлы, үз хыяллары. Тормышта һәрвакыт үз максатларыгызга ирешегез, кешелекле булыгыз һәм туган мәктәбегезне онытмагыз. Алда сезне яңа үрләр, зур ачышлар һәм бәхетле тормыш көтә. Алга, балалар, юлыгыз уң булсын! 🎓🌹🌹🌹

