Бүген хөрмәткә лаек ветеран укытучыбыз Саимэ Нургали кызының олуг күркәм юбилее !🎉🎉🎉 — 26 мая 2026 г. в 19:56:19.205
Бүген хөрмәткә лаек ветеран укытучыбыз Саимэ Нургали кызының олуг күркәм юбилее !🎉🎉🎉 Сезне олы бәйрәмегез — 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! 🌹🌹🌹Сез — гомерегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, үз эшегезгә тугры калган, күп буын укучылар күңелендә якты эз калдырган хөрмәтле ветеран укытучы. Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез, һәркемгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булуыгыз — барыбыз өчен дә үрнәк. Сез биргән белем һәм тәрбия бүген дә укучыларыгызның уңышларында, тормышларында чагыла. Юбилеегыз көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, игелегендә яшәгез. Тормышыгыз һәрвакыт шатлык-куанычлар, иминлек белән тулып торсын!

