МБОУ "Карамышевская ООШ им. Бари Габдрахманова" ЧМР РТ
Образование · 25 апреля 2026 г.
25 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Чирмешән районы Кармыш төп гомуми белем бирү... — 25 апреля 2026 г. в 09:23:55.741
25 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Чирмешән районы Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды. Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту. 11 нче тапкыр уздырыла торган Дөньякүләм “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе быел бөек шагыйребез Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган иде. Катнашучылар башта “Туган тел” шигырен, аннары шагыйрьнең “Бәхет” әсәрен яздылар. Акциядә укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре һәм әти-әниләр катнашты.Әти-әниләр диктантны онлайн язды. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, в мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

