🔔Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы🔔. — 26 мая 2026 г. в 13:30:05.796
🔔Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы🔔. Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны. ✨26 нче май көнне 9нчы сыйныфта укучы 8 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын әти-әнилэре, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген Яңа юл яра гомер агышы. Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы, Изге юл тели аның тавышы. Сезнең юллар вакыт юлында гел, Сезнең юллар вакыт иркендә. Хәерле юл! Хәерле юл, сезгә, укучылар! #МБОУКаргопольскаяООШ #Сонгыкынгырау #Последнийзвонок

