🔔💐🎉Соңгы кыңгырау -2026 — 26 мая 2026 г. в 08:36:09.445
🔔💐🎉Соңгы кыңгырау -2026 Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау, Соңгы тапкыр дәшә дәрескә… Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?! Соңгы кыңгырау бәйрәме олы тормышка юлланучы кичәге укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган кыңгырау чыңы укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора. Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә 9 нчы сыйныф укучылары, Азалия белән Гүзәлия өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 🔔🔔🔔 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, Азалия белән Гүзәлия! Сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Хәерле сәгатьтә! Хәерле юлга!🍀🤍🌷🤲

