Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай 140 еллык юбилее уңаеннан Кәүҗияк мәктәбендә "Йолдыз...
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай 140 еллык юбилее уңаеннан Кәүҗияк мәктәбендә "Йолдызлы сәгать" уены булды. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Р. М. әзерләде. Иң күп йолдызга 6нчы класс укучысы Фатихов С. һәм 7нче класс укучысы Нурияхметов Илдан ия булдылар. Укучылар Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Башлангыч сыйныф укучылары "Шүрәле" җырын бүләк иттеләр. Чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.