«22 ИЮНЬ» — 22 июня 2026 г. в 11:31:55.518
«22 ИЮНЬ» Бу — хәтәр көн. Хәтта көн түгел — таң... Безнең өскә бомба ташланды. Чиктә идек. Тел күтәреп булмый, Әйтеп булмый: «Сугыш башланды...» Палаткадан очып чыкты берәү, Ә берәүләр... чыга алмады. Нинди афәт килүләрен илгә Шунда гына йөрәк аңлады. Җирне күңел бүтән төстә күрде, Күзләренә сугыш керде дә; Томан — төтен. Таң яктысы — ялкын. Тирәдә юк бүтән бер ни дә. Юк! Чәчәкләр бар бит! Таҗлар — бармак, Йомарланды бар да йодрыкка! ...Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр Җитәлмәде шунда йөгереп тә. Ят козгыннар чөнки кургаш сипте. Бөтенесе — кара тәреле. Без шуыштык. Тупка тотарга дип Фашистларны-җенне, пәрине. Кем шуышып, кемнәр үрә торып — Бөтенебез утка ташланды, Каршыланды бу көн таңы шулай, Бөек Җиңү шулай башланды. ЗӘКИ НУРИ Интертат МАХта

