Магизянов Ислам Лениногорск шәһәрендә чыгарылыш кичәсендә катнашты. Исламны Татнефтьн... — 28 июня 2026 г. в 05:05:07.409
Магизянов Ислам Лениногорск шәһәрендә чыгарылыш кичәсендә катнашты. Исламны Татнефтьнең Хәйрия фонды бүләкләде. Бу бүләк олимпиадаларда зур уңышлар өчен бирелә. Ә укытучысы Сабирзянова Гөлия Хаҗип кызына бүләк уку елы башлангач бирелә. Исламның мөмкинлекләрен тоеп, аны зур уңышларга ирешерлек итеп әзерләгән өчен Гөлия Хаҗип кызына һәм шулай ук бөтен коллективка рәхмәт белдерелә. Кызыл аттестат та укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе. Киләчәктә дә бердәм булып, исәнлектә яшәргә, эшләргә язсын.

