29 июль көнне Кирлегәч төп белем бирү мәктәбе үзенең 2026 елгы чыгарылыш класс укучылар... — 1 июля 2026 г. в 06:08:35.650
29 июль көнне Кирлегәч төп белем бирү мәктәбе үзенең 2026 елгы чыгарылыш класс укучыларына төп гомуми белем алганлыкка аттестатлар тапшырды. Бу елны мәктәпне ике егет тәмамлады. Икесе дә тырыш, белемле укучылар. Аттестатларында"3" билгесе юк. Дәүләт имтиханнарын да "4" һәм "5" кә генә тапшырдылар. Булат белән Исламга исәнлек,яңа уку йортларында ышанычлы яңа дуслар, хәерле урыннар, төпле белем алып, җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәрләр үзләштереп, тормышта үз урыннарын табуларын телибез. Хәерле юл, сезгә балалар!!!.

