Чыгарылыш-2026!
Чыгарылыш-2026! Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Менә иң дулкынландыргыч һәм көтеп алынган көн дә килеп җитте. 11 ел буе сез белем диңгезендә йөзәргә өйрәндегез, ә бүген — зур тормыш юлына аяк басасыз. Авырлыклардан курыкмагыз, үз көчегезгә ышаныгыз. Максатларыгыз һәрвакыт биек булсын, ә юлда очраган кешеләр ышанычлы һәм игелекле булсын. Ак юл сезгә!