Бүген, 30 нчы сентябрь көнне, мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты ...
Бүген, 30 нчы сентябрь көнне, мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып үтте! Иң изге, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе — Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар концерт номерлары әзерләделәр,хөрмәтле кунакларыбыз өчен күңелле һәм эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Сәхнәдән яңгыраган җырлар, дәртле биюләр һәм өлкәннәргә багышланган ихлас шигырьләр һәркемнең күңеленә үтеп керде. Кунакларыбызның йөзләрендәге елмаюлар очрашуның никадәр кадерле булуын раслады. Өлкәннәребез укучыларга һәм оештыручыларга үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Шундый очрашулар алга таба да дәвам итәр дип ышанабыз!