5 октябрь көнне Килдебәк мәктәбендә иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе — Ук...
5 октябрь көнне Килдебәк мәктәбендә иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе — Укытучылар көне билгеләп үтелде. Бу көнне биредә укучылар үзләренең яраткан мөгаллимнәренә олы рәхмәтләрен һәм ихтирамнарын җиткерделәр. Бәйрәм уңаеннан оештырылган концерт программасы искиткеч җылы һәм күңелле атмосферада узды. Остазларыбыз хөрмәтенә укучылар тарафыннан әзерләнгән махсус бәйрәм программасы тәкъдим ителде: илһамлы җырлар һәм нәфис сүз, дәртле биюләр,рәхмәт сүзләре. Бу чара укытучыларыбызга яңа уку елында зур илһам, дәрман һәм иҗади уңышлар өстәсен. Кадерле укытучыларыбыз, бәйрәм белән Сезне! Нурлы йөзегездән елмаю, күңелегездән бәйрәм рухы беркайчан да җуелмасын!