Бүген Арча педагогик көллиятендә Ачык ишекләр көне оештырылды. Чарага килүчеләр уку йо...
Бүген Арча педагогик көллиятендә Ачык ишекләр көне оештырылды. Чарага килүчеләр уку йортының тарихы, укыту программалары һәм студентларның уңышлары белән якыннан танышу мөмкинлеге алды. Кунаклар өчен махсус таныштыру экскурсиясе оештырылды. Биредә алар уку сыйныфларын, заманча җиһазландырылган остаханәләрне карадылар, укытучылар һәм студентларның актив тормышы белән таныштылар. Килүчеләр чарадан бик канәгать калдылар, үзләрен кызыксындырган һөнәрләр һәм быелгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат тупладылар. Безнең мәктәп укучыларына да менә дигән уку йортына — данлыклы Арча көллиятенә бару бәхете елмайды!🌟