МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова" Балтасинского муниципального района РТ.
Образование · 1 сентября 2026 г.
Кадерле укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар! Сезне яңа уку елы башлану – Бе... — 1 сентября 2026 г. в 20:09:46.996
Кадерле укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар! Сезне яңа уку елы башлану – Белем көне белән чын күңелдән котлыйм! Быел районыбыз мәктәпләрендә 3649 укучы белем алачак, шуларның 316 сы беренче сыйныф укучылары. 1 сентябрь - Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр һәм ак бантларның күплеге һәм,әлбәттә традицион тынычлык дәресләре. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр өчен бу аеруча да көтеп алынган көн булса, өлкәннәр өчен дә бердәй кадерле, якын ул. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Белем көне уңаеннан ,хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, Сезгә,көндәлек тырыш хезмәтегез, һөнәри осталык һәм җиңел булмаган укытучы эшенә бирелгәнлегегез өчен рәхмәтемне җиткерәм! Алга таба да зирәклегегез,тәҗрибәгез,талантыгызга таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләрсез дип ышанам. Барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телим. Иң матур кеше - белемгә омтылган кеше.Белемдә - бәхет, белемсезгә -дөнья ләхет,ди татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк,белемгә омтылыйк! Кадерле әти-әниләр, сезгә сабырлык,нык сәламәтлек,иминлек һәм балалар белән матур мөнәсәбәтләр телим. Яңа уку елы һәркайсыбызга бары тик яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, һәм шатлык алып килсен, иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын, хыялларыбыз тормышка ашсын. Белем бәйрәме белән! Хәерле сәгатьтә! Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин. Неизвестный пользователь: С Днем знаний! Юных татарстанцев, студентов и педагогов с этим прекрасным праздником поздравил Раис Татарстана Рустам Минниханов В своем поздравлении он отметил: 🔹 за последние годы в республике построены десятки современных школ, оснащенных по последнему слову техники; 🔹 успешно реализуются уникальные инициативы по поддержке юных талантов и повышению престижа профессии педагога; 🔹 развивается инфраструктура, расширяется сеть дополнительного образования, помогая каждому ребенку найти свое призвание. Раис Татарстана пожелал ученикам и студентам успехов в учебе, педагогам – благодарных учеников, а родителям – мудрости и поводов для гордости за своих детей. Пусть новый учебный год станет периодом созидательного труда и значимых достижений! Белем көне котлы булсын! Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в реализации проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» , который реализуется ФГБУ "Росдетцентр" при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ЗаЗнаниями #СоветникиБалтасинскогорайона #МБОУКнинскаяООШ @nashtatarstan

