2 октябрь көнне 3А сыйныфында хезмәт ветераны катнашында класс сәгате узды. Сыйныф җитә...
2 октябрь көнне 3А сыйныфында хезмәт ветераны катнашында класс сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе балаларга хезмәт ветераннарының кем икәнлекләрен сөйләде һәм аларны хөрмәтле кунак белән таныштырды. Сәлимә Мирзаяновна үзенең һөнәре турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм күп еллар Кукмара тегү фабрикасында эшләве турында сөйләде. Балалар аның сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Ветеран үзе эшләгән фабрика турында китап алып килгән иде һәм аны сыйныфка бүләк итеп калдырды. Очрашу азагында Сәлимә апа балаларга мөһим киңәш бирде: сайлаган һөнәрне яратырга һәм киләчәктә кем буласың килүе турында хәзер үк уйланырга кирәк. Балалар ветеранны өлкәннәр көне белән котладылар һәм аңа үз куллары белән ясалган чәчәк бәйләме тапшырдылар. Класс сәгате Җылы һәм күңелле үтте .