Безнең Күгәй авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан "Спорт бәйрәме" оештырылды.Бөек ... — 12 мая 2026 г. в 18:20:28.551
Безнең Күгәй авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан "Спорт бәйрәме" оештырылды.Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый,Чарада балалар да,өлкәннәр дә,яшьләрдә актив катнашты.Бу спорт бәйрәме Ватанны саклаучыларның батырлыгына рәхмәт һәм хөрмәт билгесе,үсеп килүче яшь буында патриотик тәрбия буларак оештырылды. Ничә еллар үтсә дә, 9 май безнең өчен хәтер һәм горурлык көне булып кала. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын, якыннарыбыз исән-сау булсын!Җиңү көне котлы булсын!

