Бүген, 23 октябрьдә, Куныр урта мәктәбендә район күләмендәге зур вакыйга — информатика ...
Бүген, 23 октябрьдә, Куныр урта мәктәбендә район күләмендәге зур вакыйга — информатика һәм физика фәннәреннән семинар булып узды. Мәктәбебезнең иң тәҗрибәле һәм оста укытучылары — Нигъмәтҗанов Тәлгать Сәгыйтьҗанович һәм Назипов Рамил Хәйретдинович — семинарда катнашучыларга бик матур, методик яктан бай һәм югары дәрәҗәдә әзерләнгән ачык дәресләр күрсәттеләр. Коллегаларыбыз дәресләргә югары бәя биреп, укытучыларыбызның һөнәри осталыгын һәм укучылар белән уртак тел таба белүен билгеләп үттеләр. Кадерле коллегаларыбыз! Сезгә алга таба да иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез! Һәр дәресегез яңа белемнәр һәм шатлык китерсен! Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #СоветникиБалтасинскогорайона