Агымдагы елның 24 – 26 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Дөнь... — 24 апреля 2026 г. в 09:23:49.030
Агымдагы елның 24 – 26 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Әлеге чара 24 апрельдә – Татарстанда, 25 апрельдә – Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә уздырылачак. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту. Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче тапкыр үткәреләчәк һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. «Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 24 – 26 апрель көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Яшел Үзән районында 24 апрель көнне барлык мәктәп базаларында, шул ук вакытта Күгеш төп гомуми белем мәктәбе базасында да диктант язу оештырыла. Башлана 10.00 сәгатьтә. Общеобразовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

