📌 Мәктәптә ата-аналар җыелышы узды.
📌 Мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Бүген, 2 нче ноябрь көнне, мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта мәктәп директоры Сибагатуллин Р.Ф. чыгыш ясап, әти-әниләрне балаларның иминлеге, уку-укыту процессы һәм алда торган мөһим мәсьәләләр белән таныштырды. Җыелыш бик эшлекле һәм файдалы атмосферада үтте. Рафил Фаритович үз чыгышында укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Кичке сәгать 22.00 дән соң урамда комендант сәгате саклануы, укучыларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуы, яшүсмерләрнең мотоцикллар белән идарә итүе катгый тыелуы, автостоянка кагыйдәләре һәм балаларны мәктәпкә капкадан гына кертү таләпләрен искәртте. Шулай ук бүгенге көндә социаль челтәрләр аша килгән деструктив, экстремаль юнәлешләр, банк карталары белән бәйле җиңел акча эшләү (дропперлык) куркынычы турында аңлатты һәм әти-әниләрне уяу булырга өндәде. Мәктәп тормышындагы яңалыкларга килгәндә, җәйге «Чулпан» лагерында балаларның ял итүен оештыру, шулай ук укучыларны сыйфатлы һәм кайнар ашату мәсьәләләре каралды. Олимпиадаларның мәктәп туры тәмамлануы һәм каникуллардан соң район туры башлануы хәбәр ителде. Шулай ук федераль программа кысаларында мәктәбебездә агрокласслар ачылуы һәм ике кабинетның тулысынча заманча җиһазландырылуы турында да сөйләнде. Гомуми җыелыш тәмамланганнан соң, очрашу сыйныф бүлмәләрендә дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләр белән бергә укучыларның чирек йомгаклары, уңышлары һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Балаларыбызның киләчәге — безнең уртак хезмәт! Җыелышка килгән, активлык күрсәткән һәм мәктәп тормышында битараф булмаган барлык әти-әниләргә тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ