Лагерьда 9 нчы көн — «Иҗат нуры»! 🌱🎭
Лагерьда 9 нчы көн — «Иҗат нуры»! 🌱🎭 Бүген мәктәп лагерында эш кайнады. Көнебез зарядка ясап һәм тәмле ашап башланып китте. Көн дәвамында балалар терроризмга һәм коррупциягә каршы темаларга фикер алыштылар, үзенчәлекле плакатлар ясадылар. Ә төшке аштан соң саф һавада күңелле итеп милли уеннар уйнап ял иттеләр. Көнебез бик эчтәлекле һәм иҗади узды! #МБОУКушманскаяООШ #девятыйденьлагеря