Мәктәп бакчасында җәйге практика оешкан төстә дәвам итә! 🌱☀️
Мәктәп бакчасында җәйге практика оешкан төстә дәвам итә! 🌱☀️ Күптән түгел 8 нче сыйныф укучылары үз чиратларын уңышлы тәмамладылар. Бүгенге көндә бакча эшләрендәге җаваплылыкны 7 нче сыйныф укучылары кабул итте. Практика кысаларында укучылар мәктәп яны участогын карап тоту, яшелчә культураларын тәрбияләү буенча эшләр башкаралар. Көн саен алар түтәлләрдәге чүп үләннәрен чистарталар, үсентеләргә су сибәләр. 🌿💦Көзен уңышыбыз мул булсын! 🥕🍅 #МБОУКушманскаяООШ #җәйгепрактика #трудовоевоспитание