Лагерьның 19 нчы көне "Хәтер нуры" исеме астында үтте. Күңелле зарядка ясаганнан соң, б... — 22 июня 2026 г. в 12:13:21.533
Лагерьның 19 нчы көне "Хәтер нуры" исеме астында үтте. Күңелле зарядка ясаганнан соң, балалар тәмле иртәнге аш ашадылар. Хәтер көне уңаеннан батырлык дәресе узды, укучылар батырлык, Ватаныбыз геройлары турында сөйләштеләр, "Сугышлар булмасын!" темасына рәсемнәр ясадылар. Авылыбыз һәйкәле янында укучылар белән сугыш башланган көн, илебез тарихында иң дәһшәтле еллар турында сөйләштек. Һәйкәлгә чәчәкләр салдык. "Владимир Дальның бөек мирасы" Бөтенрәсәй акциясендә укучылар Дальның сүзлеге турында сөйләштеләр. Сүзлектәге диалектизмнарны кулланып, үз тормышларындагы берәр очрак турында сөйләделәр. Төрле сүзләргә башваткычлар уйлап чыгардылар. Көнебез сугыш балалары турында "Сестренка" фильмын карау белән дәвам итте. Балалар саф һавада спорт уеннары уйнадылар һәм күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар. #МБОУКушманскаяООШ #Летнийлагерь2026 #Воспитание

