Олы Урсак башлангыч мәктәбендә дә уңыш җыю буенча эшләр дәвам итә.
Олы Урсак башлангыч мәктәбендә дә уңыш җыю буенча эшләр дәвам итә. Бүген суган һәм сарымсак (чеснок) чистартылып,кыш буе бозылмыйча әйбәт саклансын өчен, махсус коры, җилләтелә торган урынга урнаштырылды. Үз кулың белән үстергән, экологик чиста яшелчәләр кышкы салкын көннәрдә мәктәп ашханәсендә укучыларыбызның сәламәтлеген ныгытачак. #МБОУКушманскаяООШ