Көзге ярминкә гөрләде: уңыш мул, табыннар бай! 🍁🥧🥖🥕
Көзге ярминкә гөрләде: уңыш мул, табыннар бай! 🍁🥧🥖🥕 Бүген район үзәгендә һәркем көтеп алган зур һәм күңелле чара — традицион көзге ярминкә гөрләп узды! Район мәктәпләре бакчаларында үстерелгән мул яшелчә уңышын, кулдан эшләнгән кайнатма-консерваларны һәм телеңне йотарлык тәмле пешеренгән милли ризыкларны тәкъдим иттеләр, матур чыгышлар белән ямь өстәделәр. Безнең мәктәп коллективы да әлеге ярминкәдә бик актив һәм оешкан төстә катнашты. Мәктәбебез чарада актив катнашканы өчен 5 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнде! 📜🎉 Мондый муллыкны һәм уңышны без хөрмәтле әти-әниләребезнең ярдәменнән башка күз алдына да китерә алмас идек. Иң ихлас күңелдән әти-әниләребезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Тәмледән-тәмле итеп пешергән пирогларыгыз, коймак-бәлешләрегез, милли камыр ашларыгыз һәм өстәлне бизәп торган күчтәнәчләрегез ярминкә кунакларының күңелен яулады! Сезнең тырыш кулларыгыз һәм ярдәмчел йөрәгегез өчен мең рәхмәт! Бердәмлектә — безнең көч! Киләчәктә дә шулай бергәләп зур уңышларга ирешергә язсын! ❤️👏 Советники по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КөзгеЯрминкә2026 #МБОУКушманскаяООШ