Көзге мәшәкатьләр: мәктәп бакчасында зур өмә узды! 🥔🥕🍁🧹
Көзге мәшәкатьләр: мәктәп бакчасында зур өмә узды! 🥔🥕🍁🧹 Бүген мәктәбебез бакчасында чын хезмәт бәйрәме гөрләде! 5–9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә бик күп файдалы эш башкардылар. Бердәм көч белән: 🥔 Бакчабызда үстерелгән мул уңыш — бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендерне кышка саклау өчен яңа төзелгән базыбызга төшереп урнаштырдылар; 🌸 Җәй буе күзне сөендергән чәчәклекләрне тәртипкә китерделәр: сулган чәчәкләрне, үләннәрне җыеп, чүплектән тазарттылар. Бергәләшеп эшләгәч, эш тә тиз барды, кәефләр дә күтәренке булды! Мондый өмәләр укучыларыбызда хезмәт сөючәнлек һәм туган мәктәбебезне матурлау теләге тәрбияли. Тырыш куллары өчен барлык укучыларыбызга, укытучыларыбызга һәм хезмәткәрләребезгә зур рәхмәт! Бердәмлектә — безнең көч! 👏✨ Советники по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Трудовоевоспитание #МБОУКушманскаяООШ