«Бер фотода — өч буын»: гаиләбезнең ныклы терәкләре! 📸👨👦👦🌾
«Бер фотода — өч буын»: гаиләбезнең ныклы терәкләре! 📸👨👦👦🌾 Әтиләр көне алдыннан мәктәбебездә бик тәэсирле һәм матур фотомарафон оештырылды. Укучыларыбыз үзләренең гаилә архивларыннан яки яңа төшкән фотоларыннан өч буынны берләштергән кадерле мизгелләрне — бабайларны, әтиләрне һәм үзләрен бергә чагылдырган истәлекләрне юлладылар! Бабайдан әтигә, әтидән балага күчә торган иң күркәм сыйфатлар: ир-ат намусы, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә мәхәббәт шул фотоларда балкып тора. Без бу фотолардан матур коллажлар ясадык. Үзләренең гаилә фотолары белән уртаклашкан укучыларыбыз: Ислам Насретдинов, Рәзил һәм Нияз Гимиевлар, Азамат һәм Сәмир Гисматуллиннар, Илмир Яруллин, Сәмир Мутыгуллин, Әмир Шәфиев, Ризат Шәфиев. Кадерле әтиләребез, хөрмәтле дәү әтиләребез, бабайларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Гаиләләрегезгә тынычлык, үзегезгә ныклы сәламәтлек телибез! 💐❤️ Советники по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в проектах Приволжского федерального округа: Олимпиада “IQ ПФО”, Фестиваль “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО”, проект ПФО “Герои Отечества”, проект “Гвардеец” ПФО, мероприятиях Российского общества “Знание”, а также федерального проекта “Навигаторы детства”, реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ДеньОтцаНД #ТриПоколения #МБОУКушманскаяООШ