Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы!
Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы! Мәктәбебезнең администрациясе, педагогик коллективы, укучылары һәм ата-аналары исеменнән Сезне олы бәйрәмегез — 50 яшьлек алтын юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезнең җитәкчелектә районыбыз көннән-көн күркәмләнә, социаль һәм икътисади яктан тиз үсә, киләчәккә ышаныч белән карый. Сезгә мәгариф өлкәсенә, мәктәпләребезгә, укытучыларыбызга һәм үсеп килүче яшь буынга күрсәткән даими ярдәмегез, олы игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең терәгегез аркасында укучыларыбыз югары уңышларга ирешә, ә укытучыларыбыз балаларга тирән белем һәм тәрбия бирү өстендә эшли. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, сүнмәс дәрт-дәрман, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхете телибез! Районыбызны чәчәк аттыру юлындагы фидакарь хезмәтегездә яңадан-яңа җиңүләр, ышанычлы фикердәшләр Сезгә юлдаш булсын! Юбилеегыз котлы булсын! Ихтирам белән, Кошман мәктәбе коллективы. 💐🤝