11 апрель – Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне. Шушы уңайдан ветераныбыз Мөрсәлимова Зәйнәпбикә Кашаф кызын бәйрәм белән котларга төштек. Яшәү өчен зур көрәш барган сугыш чорында ачлыгын, ялангачлын гына түгел, җәбер-золымын да күп күргән кеше бит сез. “Сугыш урлаган балачак” –дигән сүзләр нәкъ менә сезгә туры килә. Зәйнәпбикә апа, шушы тормыш яшәешендә сез күп кенә авырлыклар күрсәгез дә, сабыр холыклы, түзем,тыйнак булуыгыз белән күпләрне шаккатырасыз. Киләчәктә дә сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп тыныч тормышта яшәвегезне телибез.Бервакытта да илебезне кара болытлар капламасын иде дигән теләктә калабыз.