02.06.2026 Тарихны барладык.
02.06.2026 Тарихны барладык. Без бүген Яңа Сала авылында урнашкан тарих фәннәре кандидаты, язучы Нурулла Гарифның тарихи музеенда экскурсиядә булдык. Хәзерге вакытта Нурулла Гариф узенең туган авылында, әби-бабалары яшәгән йортны реставрацияләп, матур гына музей ачып җибәрде. Ул музейның беренче катында борынгы заманда кулланган кораллар, савыт-сабалар, чүлмәкләр куп. Ә инде борынгы байлар ничек яшәвен күрергә теләсәгез, сезгә музейның икенче катына менәргә туры килер. Анда инде бай кешеләрнең йортында булган йорт җиһазлары күрсәтелгән. Үзебезгә күп кенә мәгълүматлар туплап кайттык.