Лагерьда ял итүче балалар белән Ури Чаллысы авылында урнашкан музейда булдык. Музейның...
Лагерьда ял итүче балалар белән Ури Чаллысы авылында урнашкан музейда булдык. Музейның җитәкчесе Толстова Евдокия Григорьевна.Бу музей керәшеннәрнең үткәнен, тормыш-көнкүрешен чагылдыра. Йорт эченә кергәч, үткәнгә кайткандай буласың: тонык кына яктылык сирпүче куыклы лампа, ап- ак пич, пич авызында чуен чүлмәкләр, ухваты (табагачы) да янәшәдә генә. Ишек катындагы чаршау артында ястык-мендәрләре кабартылган карават. Түшәмгә эленгән сиртмәдә талдан эшләнгән бишек тирбәлә. Идәндә - суккан паласлар, стенада чигүле япмалар, суккан күлмәкләр, бистәрләр, күкеле сәгать, көзге. Өстәл өстендә самовар утыра,тагын бик күп төрле экспонатлар бар.Балалар да Евдокия Григорьевнага сораулар бирделәр.Бик күңелле экскурсия булды