02.09.2026 Белем бәйрәме
02.09.2026 Белем бәйрәме 1 сентябрь - һәр гаилә өчен якын һәм кадерле. Ул безнең күңелләрдә онытылмаслык хатирәләр калдыра һәм гомер буе озата бара. Укытучылар өчен дә тынгысыз көннәр башлана. Яңа уку елында укучыларга зур уңышлар, яңа казанышлар, яхшы билгеләр, ышанычлы дуслар, күңелле мәктәп тормышы телибез. Белем бәйрәменә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәкимуллин Айрат Альберт улы, Котлы Бүкәш авыл җирлеге җитәкчесе Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы, Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы, әти-әниләр һәм ветераннар килгән иде. Шушы уку елында мәктәбебезгә барлыгы 4 укучы килде. Бу көннең күркәм мизгеле — мәктәп ишегалдында үткәрелгән «Беренче кыңгырау» чыңы булды. Нәни куллардагы кыңгырау авазы быелгы уку елының мавыктыргыч дәресләргә, кызыклы очрашуларга бай булачагын искәртте. Ә инде укытучыларга, ата-аналарга түземлелек, сабырлык, ныклы ихтыяр көче, энергия һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә!