Җиңү көне белән!
Җиңү көне белән! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне 9 Май бәйрәме белән ихластан котлыйбыз.Сез Җиңүне озын һәм тиңдәшсез батырлык, көрәш-газаплар, югалтулар һәм фидакарь хезмәт белән алып килдегез. Сез барыгыз да – җиңүчеләр буыны. Һәм безнең изге бурычыбыз – бөек кешеләрнең батырлыгын искә алу һәм хөрмәт итү, һәр ветеран турында кайгырту. Бу безгә киләчәк буыннарны халкыбызның иң яхшы гореф-гадәтләрендә тәрбияләүдә җитди эшләр өчен кирәк. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, күрсәткән каһарманлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сез бөтен дөньяга какшамас ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылышны күрсәттегез.Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхетле тыныч картлык, күтәренке рух телибез.Бөек Җиңү көне белән!