25 нче апрель көнне
25 нче апрель көнне мәктәбебездә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан " Без Тукайлы халык мәңгегә' дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмдә 5- 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм чарасында укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә халкыбызның милли гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.