МБОУ "Лашманская СОШ им. М.З.Шакирова" Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Лайфстайл · 24 мая 2026 г.
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестивалендә безгә дә уңыш ... — 24 мая 2026 г. в 18:48:50.959
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестивалендә безгә дә уңыш елмайды. Муниципаль этапта җиңү яулагач, без Яр Чаллы шәһәрендә узган зона этабында катнаштык. Шуннан соң безгә 20 нче майда Казанда узачак Бүләкләү тантанасына чакыру килде. 🎭Муниципаль этапта республика буенча 1000 нән артык иҗади коллектив заявка биргән булса, зона этабында 530 коллектив чыгыш ясап, соңгы этапка 100 иң яхшы коллектив чакырылган бу фестивальдә катнашу үзе генә дә зур дәрәҗә. Безнең “Яшь артистлар” түгәрәге (Җитәкчесе Резеда Галимова) Аяз Гыйләҗевның “Яра” әсәреннән өзек белән катнашты һәм 2 нче урынга лаек булып, 75 меңлек сертификат һәм DNS ның 13 меңлек Бүләк картасы белән бүләкләнде. Республика дәрәҗәсендәге бу уңышыбызга без чиксез шатландык. Яшь артистларыбыз Сруртдинова Лиана һәм Залалтдинов Айнурга аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу җиңү безне алга таба барырга рухландырды. “Яшь артистларга” тагын шундый зур уңышлар юлдаш булсын! https://vk.ru/wall-216708131_1165

