📝«Россия-халыклар йорты» дип исемләнгән Бөтенроссия диктант акциясе📝
📝«Россия-халыклар йорты» дип исемләнгән Бөтенроссия диктант акциясе📝 8 нче сентябрь — Россия халыклары телләре көне итеп игълан ителде. Шул уңайдан, бүген «Россия — халыклар йорты» дип исемләнгән Бөтенроссия диктант акциясе уздырылды. Бу чарада мәктәбебездә белем алучы 87 укучы катнашты. Авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган җире, туган теле турында горурланып язган юллары һәр укучының күңел түренә барып җитте. Алар да туган телебезне белүләре белән сөенеп, зур теләк белән диктант акциясендә катнаштылар. Чарада катнашкан һәр укучы чиксез горурлык хисе кичерде. Үзебезнең рухи байлыгыбыз булган телебезне яратыйк һәм саклыйк! #ЛесхозскаяСОШ #ВоспитаниеАрск #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервых #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #Минпросвещения #Росдетцентр #КомандаВоспитанияРТ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.