🎭 Сәнгать дөньясына бергәләп сәяхәт: Г. Камал театрындагы онытылмас кичә!🎭
🎭 Сәнгать дөньясына бергәләп сәяхәт: Г. Камал театрындагы онытылмас кичә!🎭 8 октябрьдә безнең мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар белән бергә, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына «Көзге кайтаваз» дип аталган спектакль карарга барды. Театр – ул тәрбия учагы, ул кешенең рухи дөньясын баета һәм фикерләү даирәсен киңәйтә. Спектакль вакытында укучылар сәхнә осталарының осталыгына сокланды, ә уртак фикер алышулар кичне тагын да мәгънәлерәк итте. Мондый мәдәни чаралар безнең укучыларда туган телгә, әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный. #ЛесхозскаяСОШ #ВоспитаниеАрск #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервых #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #Минпросвещения #Росдетцентр #КомандаВоспитанияРТ