🌾«Сөмбелә» бәйрәме🌾
🌾«Сөмбелә» бәйрәме🌾 Төрнәле мәктэп-бакчасында халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –«Сөмбелә» бәйрәме уздырылды. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул «башак» дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Бәйрәмгә алдан әзерләндек. Көзге табигатьне күзәттек, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрзндек. Мәктәп-бакчабызга очраклы гына килеп кергән Галигә дэ балалар яшелчәләрне аерырга, файдалары турында сөйләделәр. Гали үз чиратында аларга яшелчәләрнең исемнәрен бозмаска, аларны күбрәк кулланырга вәгъдә бирде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе Шайхетдинов И.Ш., белгечләре Абдрахманова Г. И. Хурамшина Т. Т. катнаштылар. Алар hәрберсе балаларга рәхмәт әйтеп, теләкләрен җиткерделәр. Табигатьне күзәтергә, яратырга, ярдәм итәргә кирәклеген кабатлап киттеләр. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #ЛесхозскаяСОШ #ВоспитаниеАрск #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервых #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #Минпросвещения #Росдетцентр #КомандаВоспитанияРТ #Друзьяприроды #Школьноелесничество