Зеленодольск районы 14нче лицейда «Татарча диктант»акциясе татар телен саклау һәм үсте...
Зеленодольск районы 14нче лицейда «Татарча диктант»акциясе татар телен саклау һәм үстерү айлыгы кысаларында оештырылды. Бу чара Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Бөек шагыйрьнең иҗаты татар әдәбиятына, телебезгә һәм милләтнең үзаңына зур йогынты ясады. Акция туган телгә мәхәббәткә, аны кадерләүгә һәм киләчәк буыннарга тапшыру кирәклегенә өндәде. Барлыгы 250 кеше катнашты. Быелгы татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара бик тә мөһим һәм рухи яктан күтәренке үтте. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт! Тукай рухы безнең белән, татар теле яши һәм яшәячәк. #татарчадиктант2026