Перейти к содержимому
Максиметер

🏆🍂 ТАГЫН БЕР ҖИҢҮ! ТАГЫН БЕР ГРАН-ПРИ! 🍂🏆

🏆🍂 ТАГЫН БЕР ҖИҢҮ! ТАГЫН БЕР ГРАН-ПРИ! 🍂🏆 🌟 Лицеебызның талантлы укучылары безне сөендерүдән туктамый! Бер җиңү артыннан икенчесе — укучыларыбызның сәләтле, иҗади һәм максатчан булуын тагын бер кат раслый! 🍁 22 октябрь көнне «Көз сылуы Сөмбелә» бәйгесенең район этабы узды. Әлеге матур бәйгедә лицеебыз данын 6 «В» сыйныфы укучысы Кабирова Лилия яклады һәм үзенең таланты, сәхнә осталыгы, сөйкемлелеге белән барысын да сокландырып, ГРАН-ПРИ яулады! 🏆👏 💐 Лилияне әлеге зур һәм лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алда көткән шәһәр этабында да уңышлар, иҗади илһам һәм яңа үрләр телибез! ❤️ Лилияне бәйгегә әзерләгән Зөлфия Рәисовнага, шулай ук аңа ярдәм иткән, сәхнәдә терәк булган дусларына зур рәхмәтебезне белдерәбез! ✨ Лицеебызның иң зур байлыгы — аның талантлы укучылары! Һәр яңа җиңү моны тагын бер кат исбатлый. 💚 Без сезнең белән горурланабыз! Җиңүләребез дәвамлы булсын!

547 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

873 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.